14 август 2019 яңалыклары
-
Ленар Бакировны юбилее белән тәбриклиләр
Якыннарыгызны гомер бәйрәмнәре белән Баулы телевидениесе аркылы котлый аласыз.
-
Баулылар Әлмәт язучылары белән очрашты
Бүген Баулының үзәк китапханәсендә баулылар Татарстанның язучылар союзы әгъзалары – Минзифа Әхмәтшина һәм Рәфкать Шаһиев белән очраштылар. Чара бик матур эчтәлектә, ТАССР оешуга 100 ел кысаларында, җанлы аралашу белән җылы мохиттә үтте.
-
“Безнең ишегалды” проекты турында сөйләштеләр
Быелгы җәйдә Татарстанда күп фатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү проекты гамәлгә кертелде һәм проектның беренче этабы тормышка ашырыла башлады. Әлеге этап, йортларда яшәүчеләр белән очрашып, алар белән төрле типтагы ишегалларын төзекләндерү модельләре турында фикер алышудан гыйбарәт. Көньяк-көнчыгыш округ буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның Баулы районы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән очрашуында шул хакта сүз барды.
-
Татарстанда полицейскийлар урланган һәр икенче автомобильне таба
2019 ел башыннан урланган 69 автомобильнең 30ы хуҗаларына кире кайтарылган.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла
Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.
-
Мәшгульлек үзәге авыллар буенча йөри
Баулы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә күчмә офис эшли, ул гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә.